Интервью

«Идел», №9, 2012

ШАМИЛ ҺИДИЯТУЛЛИН: «ИКЕНЧЕ ГОМЕР БУЛУ КЫЗЫК ТҮГЕЛ…»

Галия ЗӘЙНУЛЛИНА

Татарстан горурлана алырлык шәхесләрнең саны тагын берәүгә артты. Үз итегез, яратыгыз, укыгыз – журналист һәм язучы Шамил Һидиятуллин. Ул 1971 елның 3 декабрендә Ульян (Сембер) шәһәрендә туа, Чаллыда үсә. 1988 елдан матбугатта эшли башлый. 2003 елның ноябреннән «Коммерсантъ» нәшрият йортының төбәк бүлеге җитәкчесе. 2005 елда «Татарский удар» романы белән (әсәрдә сүз Русиягә НАТО гаскәрләре кертелү турында бара) язучы буларак танылу ала. Аның «СССРтм», «Эра Водолея», куркыныч балачак турындагы «Убыр» «әкияте», мәкаләләре, эсселары укучыларга яхшы таныш. Өйләнгән. Ике бала атасы. Мәскәүдә яши.
Шамил Һидиятуллинның барлык геройлары – татар чыгышлы интеллигент мөселманнар. Аларның тормышы маҗара, каһарманлык һәм гаҗәеп ачышлар тулы, чөнки иҗтимагый фантастика һәм альтернатив тарих жанрларында иҗат итүче әһле каләм күрсәткән вакыйгалар үзенчәлекле, гадәти түгел, автор аларны бик оста үрелдеререп бетерә, мавыктыргыч итә. Әңгәмәбез дә «Идел» укучылары өчен шулай ук кызыклы тоелыр дип ышанабыз.
Синең үсмер һәм яшьлек елларың Чаллының күңелсез чорына туры килгән.
– Һич алай дип әйтә алмыйм. Әгәр дә бу «күңелсезлек»кә турыдан-туры мине гаепләмисез икән инде. Әлбәттә, Чаллы иң беренчеләрдән булып Мәскәү «җилкәсеннән» төшә, иң беренчеләрдән булып азык-төлек талоннары кертә, Брежневка үзгәрә, мәхәлләгә каршы мәхәллә күтәрелә башлый. Әмма гомуми соры чынбарлыкта безнең шәһәр коточкыч инновацион һәм хәрәкәтчән иде. Җиренә җиткерелгән иң азаккы бөтенсоюз гиганты. Елына меңәр гаиләләргә бәхет китергән киңкүләм торак төзелеше. Кайбер мәктәпләрдә сыйныфлар өчен имла хәрефләре җитми иде – «л» белән «м»нар булганын әле үзем дә хәтерлим. Әйтик, минем сыйныфта гына да 42 бала укыды. Кысан булырга тиеш кебек, әмма урамга чыгасың – басумыни! Бушлык, иркенлек, чакрымнарга җәелгән проспектлар! Чаллының үзенә күрә шөбһәле романтикасы бар иде аның.
Мин, ялкау китап корты буларак, әлбәттә, маңгайга-маңгай бәрелешләрдә катнашмадым, әмма калганнарның бу турыда сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлый идем, бик күп иптәшләрем сыман, җиңнәргә нунчак яшереп йөргәнем дә булмады түгел. Хәзер аны искә төшерү елмайта гына. Ә кем белә – бәлки, берәр кайчан, хәтер катламнарында җентекләп казынырга да туры килер – сиксәненче еллар турында китап язу теләгеннән гомумән үк баш тартып бетермәдем әле мин.
– Синең әти-әниең камазчымы?
– Әйе. Әти 1974 елда автомобиль заводы салырга китә, ә ел азагына таба, фатирлы булгач (тәүге фатирыбыз!), безне дә янына ала. Мин үзем дә камазчы бит. Хезмәт кенәгәмдәге тәүге язу әллә модернистик шигырь, әллә шпион хәбәренә тартым: «оператор вычислительных машин ЛВЦ РИЗ ПО КамАЗ». Яза башлавыма да турыдан-туры завод гаепле. Очраклы рәвештә һәм кызык кына килеп чыкты ул. Унике яшьләрдә мине кабат ярты җәй буена КамАЗ пионер лагерена «сөрделәр». Ә барлык дусларым, танышларым, каһәр, шәһәрдә калып, ул вакыттагы исәпләвемчә, үтә мавыктыргыч берәр нәрсә белән шөгыльләнә иде. Катгый таләпләре өчен мин лагерьларны беркайчан да яратмадым. Аның каравы, төрле экскурсияләр күңелемә бик хуш килә иде. Шуларның берсе – Кырымнан, Аджимушкай ташлыкларыннан кайткач, йокы сәгатеннән ничек качарга белмичә коридор буйлап атлаганда, кинәт әллә каян гына әйдаман пәйда булды. Баксаң, аңа тиз арада дивар газетасы ясап элергә кушылган икән. Ә минем укымышлы тел бистәсе буларак даным бөтен лагерьга таралган иде. Кыскасы, рәхәтләнеп бер йоклап алу «газабы»ннан азат ителеп, үз гомеремдә тәүге мәкаләмне яздым. Аджтимушкай турындагы бу язмамның яртысы диярлек Керчьтә сатып алынган китапның эчтәлеген сөйләп чыгу булуга карамастан, «сөрген» халкына бик сокландыргыч тәэсир ясады ул. Моннан соң әле шактый еш кабатланачак сорауны тәүге кат шунда ишеттем мин: «Әйт инде, кем язып бирде?»
Һич көтмәгәндә, көз көне, бер өч тапкыр кыскарытып, патриотик рухта тәмамланып һәм авторына биш-алты яшь өстәлеп, ул мәкалә заводның күптиражлы газетасында басылып чыкты. Канәгатьсезлегемнең иге-чиге юк иде, редакциягә барып тавыш чыгарырга да чынлап торып уйлый башлаган идем, әмма ялкаулыгым белән оялчанлыгым бу адымнан тотып калды. Әлбәттә, язмам басылудан гына журналист булу теләге тумады миндә. Ләкин көннәрдән бер көнне сыйныф җитәкчесе Галина Владимировна, бик зур рәхмәт аңа, шушы газетаның яшьләр өчен кушымтасын сузды: «Шамил, газета яшь хәбәрчеләр эзли икән. Шылтыратып кара әле».
Шылтыраттым, килдем, кушымтаның баш мөхәррире Ирина Николаевна белән таныштым – минем язмышым шул мизгелдә хәл ителде дә куйды. Хәер, хәл ителде, дип… Һөнәремә юл катлаулы булды, билгеле. Минем әле чүп-чар тутырмыйча, башы-ахыры төзек булган аңлаешлы мәкаләләр язарга, кызыклы темалар табарга өйрәнәсем бар иде… Укытучыларның синнән шикләнүләренә, шәһәргә тарихи исемен кайтарырга кирәклеге турындагы язмаларыңны сыйныф сәгатьләрендә энәсеннән-җебенә кадәр сүтеп җыюларына, яраткан укытучы Галина Владимировнаның язмамда «Чирәм җир» һәм анекдотлар укып үскән буын» җөмләсен күреп, шәхсән үзенең бу теманы сыйныфтан тыш укырга гына биргәнлеген искәртүенә һ.б., һ.б. фәлсәфи күзлектән карый башларга кирәк иде… Ленинград университетының журфагына эләгә алмыйча, соңгы мизгелдә – килеп терәлгәч кенә Казан университетының журфагына читтән торып керергә, әлеге дә баягы күптиражлы газетага эшкә урнашырга һәм инде олыларча теләсә-нинди темага яхшы мәкалә язарга өйрәнергә кирәк иде… Көндезге бүлеккә күчәргә, Чаллыны Казанга алыштырырга, өченче курстан әзме-күпме һөнәри дәрәҗәдәрәк яза башларга, исәпсез-сансыз газеталарда каләм чарларга һәм бердәнберен, җаныңа якынын табып, тагын өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә кирәк иде… Ә барысыннан бигрәк – бәхетле очрак аркасында «Коммерсантъ» белән «кавышырга» кирәк иде. Кыскасы, шактый күп нәрсә «кирәк иде…» әле. Ләкин минем киләчәгемне һәм язмышымны «Юный камазовец»ка тәүге аяк атлавым һәм Ирина Николаевна Баснина белән танышуым (мин аңа чиксез рәхмәтле) хәл итте.
Ул синең белән горурланадыр. Укучың егерме ел эчендә гадәти бер гаммави мәгълүмат чаралары хезмәткәреннән «Коммерсантъ» нәшрият йортының төбәк бүлеге мөхәррире булып җитсен әле! Беразга гына үзең дә остазга әверелеп, бу өлкәгә килүче яшьләргә ике-өч сүз әйтәсеңме?
– Мин гомерем буе шөгыльләнә торган журналистика – югары рухи публицистика, Каннда кәеф-сафа кору яисә түшәк астыннан «йолдыз»ның атылып чыгуы түгел. Чимал мәгълүматны табып, эшкәртеп, файдаланырга яраклы тәгам рәвешенә китерү – бик катлаулы, ардыра, туздыра торган эш ул. Бу өлкәдә хезмәтеңнән рухи (матди дә) ләззәт алып булмый. Аның каравы, иксез-чиксез ярышу хисе бар, бер мизгелдә туктап, син үзеңнең бүген их яхшы икәнлегеңне таныйсың, әмма бер сәгатьтән – син инде иң яхшысы түгел: мактанып утырган арада көндәшләрең узып киткән. Сез моңа әзерме? Юк икән, журналистикадан читтәрәк торуыгыз хәерле. Әйе икән, онытмагыз: дан-шөһрәт бик озак еллар дәвамында табыла, әмма бер мизгел эчендә югалырга мөмкин. Бу, кызганычка күрә, хакыйкать.
Синең берәр мәкалә-язмаңның дөньяны таң калдырганы булдымы?
– Көндәлек матбугатта эшләү пулемет темпын һәм артиллерия масштабларын күз уңында тота. Көн саен ике-өч мәкалә язарга туры килә, бер уңайдан хезмәткәрләреңнең текстларында карап чыгасың. Җитди (димәк, сыйфатлы да) яңалык газетасы үз эшчәнлеген географик төшенчәләр белән чагыштыра алмый: менә монда тау иде, менә монда калкулыклар гына, ә менә монда гомумән үзән яисә ерганак китте… Юк! Һәм әгәр дә ки кайчандыр коточкыч көчле һәм шау-шу тудырган язмалар булды да, ди – ә бит алар булды, бер генә дә түгел! – бүген ул һичкемгә кызык тоелмаячак. Әйтик, хакимияткә якын утырган бер кемсәнең илдән качуы сәбәпләрен актарып чыгардым – кем хәтерли аны? Яисә аерым бер төбәк керткән салымның канунсызлыгын фаш иттем. Салым бетерелде. Унбиш ел узды – кемгә кирәк ул бүген? Хәтта, унбиш түгел, биш яисә ярты ел булсын – йә, кемгә кирәк соң?
Һәр басманы – Казан «Коммерсантъ»ымы, Мәскәүнеке яисә башкасымы, без үзенчә кызыклы, үзенчә файдалы итеп эшләргә тырышабыз. Ләкин нинди генә үткен, камил, киңкырлы мәкалә басылмасын, ике-өч ай үттеме – аны укучы гына түгел, автор белән мөхәррир дә бик авырдан гына исенә төшерәчәк. Газета кичкә кадәр генә яши. Бу факт.
Әдәбият – мавыгуым гына, дисең. Ләкин ризалашмый булдыра алмассың, мөгаен – осталыгың бар һәм сине рәхәтләнеп яхшы беллетрист исәбенә кертергә мөмкин.
– Кертергә мөмкин дә, юк та. Аның шулай булуы шәп. Минем әсәрләр турында укучыларның фикере искитәрлек эволюция кичерә. Иң беренче тәэсирләре «Нинди шәп сюжет, теле генә эшләнмәгән» булса, аннары, тора-бара, капма-каршы якка үзгәрә: «Сюжеты эшләнмәгән моның, теле әйбәт кенә иде, югыйсә». Ягъни мин, автор буларак, вакытка, ераклыкка һәм объектив сәбәпләргә карамыйча, һаман-һаман үзгәреп торам. Мөгаен, бу – горурланырлык күрсәткечтер хәтта, әмма әлеге дә баягы ялкаулыгым белән оялчанлыгым күкрәк кагарга комачау итә.
Ә иҗатыма тәэсир иткән, илһамландырган авторлар турындагы сорау – куркыныч сорау, билгеле. Монда тиешле урында туктый белү зарур.
Кечкенә чакта – Аркадий Гайдар, Лев Кассильдән алып Юрий Томин, Юрий Ковальгә кадәр шактый күп шәп балалар язучыларын яратып укыдым. Әлбәттә, безнең «хитлар» да читтә калмады: Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Зөфәр Фәтхетдиновның «Ачылган серләр» әсәре – бик урынлы, бик кирәк вакытта кулыма эләкте. Ләкин иң яраткан язучыларым – Владислав Крапивин, Виктор Конецкий һәм, өлкәнрәк яшьләрдә, Бертуган Стругацкийлар иде. Фантастика агымы фэнтезига һәм авторларның үзара проектларына күчеп бетә барган арада, бу агымнан тыш та искитмәле әдәбият барлыгы ачылды: Андрей Лях, Сергей Жарковскийлар бар икән бит, чит ил фантастикасы бар икән. Соңгысын мин аз укый идем: Гаррисон, Хайнлайн, Шекли, Саймак, ә менә күптән түгел генә моңарчы игътибарымнан читтә кала килгән Нил Стивенсон, Иэн Бэнкс, Майкл Суэнвик, Сюзанна Кларкларга юлыктым. Урыс классикасыннан Пушкин прозасын һәм Салтыков-Щедринны яратам. Гареб әдәбиятыннан Шекспирны укырга киңәш итәр идем, Ивлин Во, Фридрих Дюрремант та комачауламас. Шәрекъ әдәбиятыннан «Гали Зибакның тормышы һәм маҗаралары» кебек гарәп бәяннары гаҗәп – укыгыз. Детектив язучылардан иң яратканнарым – Чандлер, Хэммет, Стаут, Жапризо. Стивен Кинг аерым игътибарга лаек (гәрчә үзем хоррорны кабул итеп бетермәсәм дә). Морис Симашко – бик шәп тарихи әсәрләр авторы. Ә Владимир Богомоловның «Момент истины» китабын мин һәрдаим укып торам, иң яраткан әсәрем – шул.
Менә татар әдәбиятын күбрәк беләсе иде. Кызганыч, мин аның белән өстән-өстән генә таныш. Хәзер, хатамны төзәтергә тырышып, Тукайны, Насыйрины, йөзәр ел элек уку-укытуының мәҗбүри өлеше булган «Кисекбаш» кебек әсәрләрне укыйм. Аерым ләззәт белән «Кыйсса-и-Йосыф»ның академик басмасын – кисәкләп-кисәкләп әүвәл оригиналын, аннары хәзерге татар теленә тәрҗемәсен өйрәнәм. Дөрес, түземлегем озакка җитми, астөшермә-комментарийлар һәрдаим фикерне читкә җибәрә, шулай да, өчтән берен үзләштердем инде. Хәзерге авторларны, ни кызганыч, татарча да, тәрҗемәдә дә укыганым юк.
Йомгаклап шуны әйтим: нинди генә бөек язучылар ничек кенә куандырса да, аларның тәэсире минем текстларда артык чагылмасын иде. Икенче Кинг, Гейман, хәтта икенче Гомер булу кызык түгел.
Мәҗлесләрдә тукмашу-дөмбәсләшүне шулкадәр тәфсилләп язасың син – ис-тәм-төс сизү әгъзаларыңның яхшы эшләгәне күренеп тора. Шулай ук «начар хәзерлекле юлчының кыйналган килеш караңгы төндә тундра белән тайга арасын кичүе» турында да сөйли алам, дисең. Кискен шартларда яшәп караганың булдымы?
– Әлегәчә Аллаһ саклап килде. Шәхси тәҗрибәң булу – һичшиксез, әйбәт нәрсә, әмма дөньяның һәр күренеш, һәр мизгелен күреп-тоеп-белеп бетерерлек түгел. Мин һөнәриләрчә эш итәм: укыйм, өйрәнәм, белгечләрдән сорашам һ.б. Әйтик, «Rucciя» романын язганда (ул «Татарский удар» исеме белән дөнья күрде), мин разведкага, контрразведкага һәм диверсион эшчәнлеккә, Ак йортның төзелешенә, сызымнарына, стратегик һәм ерак бомбардировщикларга багышланган исәпсез-хисапсыз материал эшкәрттем, озак вакыт махсус органнардагы таныш-белешләремнең, махсус шушы әсәр өчен генә танышкан Ту-160 штурманының миен череттем. Һәр әсәрне язганда шулай. Кайвакыт бу җитә дә. Кайвакыт – юк. Минекеләренә җиттеме икән? Бусы укучылар хөкемендә.
Синең әдәби телең гаҗәп үзенчәлекле: «брык, шорох метро слушать», «девушка, напились, ведите себя доступно», «надел бы на кулак мою молодую печенку»…
– Мин кечкенәдән үк сүзләр белән уйнарга яратам, әлегәчә бу уеннан бизгәнем юк. Автор штампларга һәм шаблоннарга бирелә икән, димәк ул – начар язучы һәм аның китабы – начар китап. Бу – укучыны хөрмәт итмәү. Соң, идрит-кудрит, ул сиңа үз вакытын, хәтта бераз акчасын да сарыф итә, ә син аның авызына мең чәйнәлгәнне мәҗбүриләп тутырасыңмы? Яңалык бир! Билгеле, чүбек чәйнәргә гадәтләнгән укучыларда әлеге сыйфатым канәгатьсезлек тудыра, аның каравы, мин «үземнеке» дип санарга күнеккән укучы шат. Мин дә шат.
Син урысча язганда һәрдаим татарча сүзләр, җөмләләр кертеп җибәрәсең, ул да түгел, аларны латин хәрефләре белән бирәсең әле. Әмма хәтта татар телен көнкүреш дәрәҗәдә белгән укучыга, әйтик, шәхсән миңа, мондый урыннарны уку бик читен…
– Яңалиф үзенең булдыклылыгын узган гасырның егерменче елларында ук дәлилләде, дип саныйм мин. Тулы бер тел гаиләсен үзгә имлага күчерүнең уникаль тәҗрибәсе иде бу. Фәнни әдәбиятта төрки сүзләрне әле дә латин хәрефләре белән бирәләр. Татар латин имласы – һәр кешенең буе җитәрлек, эстетик яраклы һәм интуитив аңлаешлы алфавит. Ә татар кирилл имласы – берничә маргиналь, ярым-йорты тамгалар өстәлгән урыс алфавиты гына. Әлегәчә сүзлекләрнең арт шәрифләренә урнаштырылып килгән аларны ни кеше, ни машина юньле-рәтле укый алмый изалана. Төрки язу өчен ул коточкыч уңайсыз. 40 хәрефле имла – абсурд, ә сәяси ноктадан чыгып кына аны халыкка мәҗбүриләп тагу – мыскыл, тупаслык. Бу турыда мин әллә кайчан ук «Коммерсантъ Власть» журналында язып чыккан идем. Тел кануннары юридик кануннардан өстен, һәр канун иң элек тел таләпләреннән чыгып язылырга тиеш. Аннары гына дәүләти бөтенлекне, террорчылык һәм формаль мантыйк белән көрәшне күз уңында тота ала ул. Кешене бөгәрләп, парламентны тергезеп яисә дәүләтне бөгеп була. Әмма тел мондый гамәлләр өчен уенчык түгел!
Әйтик, сезгә һәрбер үз акылындагы беренче сыйныф укучысы «жи», «ши», «чи» – «и» белән языла дип әйтәчәк. Хәтта беренче сыйныфны әллә кайчан тәмамлаганы да. «Ы» яздыңмы – оят, хурлык, чиреккә – икеле. Ләкин мәктәптә ана телен өйрәнгән һәрбер үз акылындагы беренче сыйныф татар укучысы һич икеләнмичә «жы», «шы», «чы» – «и» белән дә, «ы» белән дә языла ала, дип каршы төшәчәк. Мин хәзер кирилл хәрефләре очрагын әйтәм, билгеле. Әгәр үз акылындагы татарларның кайчандыр үз акылындагы беренче сыйныф укучылары булганын исәпкә алсак, алдагы ике капма-каршы фикер бер башка дыңгычланган булып чыга. Формаль күзлектән карасак, бу – шизофрения. Фактик күзлектән – мәкальләргә кергән татар хәйләкәрлегеннән тыш, җиңеләюнең аермачык билгеләре юк кебек. Ләкин ул хәйләкәрлеккә шушы икетеллелекнең дә тәэсире юкмы икән әле? Ә иң кызыгы: бераз күзәтүчәнрәкләр бүгенге татар язуының латинмы-кириллмы имласында икәнен катгый рәвештә аерып та әйтә алмаячак, йә, кем инде, мәсәлән, «һава» сүзе латин түгел, ә урыс хәрефләре белән язылган, дип катгый бәхәсләшер? Кыскасы, бу минем өчен бик мөһим нәрсә, мин, һичкемгә мәҗбүриләп такмыйча, аңа әлегәчә тугры кала бирәм.
Синең фикереңчә, әдәбият бүген, үзе дә теләмәстән, күңел ачу чарасына әверелеп бара, ә аңа мультиформатлык хас. «СССРтм» яисә «Убыр» буенча фильм эшләргә тәкъдимнәр булмадымы?
– Дөресен генә әйткәндә, бу турыда еш ишетәм мин. Әмма эш шунда ки, аларның гадәти бер фикер алышудан, кем әйтмешли, сүз белән авыз чайкаудан ары узганы юк. Ничек кенә, нәрсә генә булмасын, мин әдәбиятны күңел ачу яисә акча эшләү чарасы дип күрмим, шуңа да башка форматларны, башка үлчәмнәрне колачларга җыенмыйм. Төшерәләр икән – бик шәп, юк икән – анысы да яхшы.
Син мөселманмы? Чын мөселманмы?
— Әлбәттә, мөселман.
Чын мөселманмы?
– Хаҗи да әле. Мин Аллаһка ышанам һәм аның Пәйгамбәрен (сгс) таныйм. Хәмер, кан эчмим, дуңгыз ите ашамыйм, садака бирәм – ничек тә харамнан тыелып хәләл яшәргә тырышам. Ләкин, кызганычка күрә, байтак милләттәшләрем һәм китапларымның каһарманнары кебек, үзем дә динебезнең барлык кагыйдә-таләпләрен җиренә җиткереп үти алмыйм: намазны казага калдырып укырга, уразаны өзелеп-өзелеп тотарга туры килә, мәчеткә дә елына берничә мәртәбә генә йөрим. Моның бик әйбәт түгеллеген танысам да, үзем кебекләрнең күп булуы мине барыбер тынычландырмый.
Кремльнең манаралары күп… Русия, гомумән, зур һәм күп милләтле ил, дисең. Тарихның кайсы кисемтәсендә яисә территориаль өлешендә җитешеп бетмәгән урыннар калды соң? Бәлки, Алтын Урда мисалын күтәреп алыргадыр? Бәлки, киләчәктә илнең нигезе – татарлар булырга тиештер, һәм нәкъ менә алар җимерелеп төшкән Ауразия кыйпылчыкларын туплар, берләштерер?
– Шикләнәм. Әлбәттә, Урда булмаса, Русия дә булмас иде. Ләкин Урда мисалы татар халкы мисалына тәңгәл түгел – Җучи олысы би-ик күп милләтле, күп катламлы һәм тагын байтак күп-фәлән-төрле дәүләт булган.
Татарлар, һичшиксез, нигез булырга тиеш! Әмма… үз-үзләренең нигезе. Безгә, кеше кайгысын аралаудан бигрәк, иң беренче чиратта үз тормышыбызны тәртипкә китерергә кирәк – тыныч, мәгънәле һәм мөмкин кадәр бәхетле тормыш булсын иде ул. Шуңа ирештекме, һичшиксез, берләштерер көчкә әвереләчәкбез. Тик хәзергә бу – максат та, юнәлеш тә түгел әле.
Татарстаннан читтәге татарлар булдыклырак кебек тоелмыймы сиңа?
– Юк, тоелмый. Мәскәү, Нижгар, Төмән татарлары, әлбәттә, күпкә хәрәкәтчәнрәк, әмма, минемчә, моңа фәкать аларның шәхси сыйфатлары гына «гаепле», ә кайда, кемнәр янында, кемнәр белән яшәүләре түгел. Мәскәү һәм Себер татарлары Казан һәм Чаллыдагы милләттәшләреннән әллә ни аерылмыйдыр, мөгаен.
Татар авылы син «Убыр» һәм «Эра Водолея» әсәрләрендә сурәтләгән кадәр үк куркынычмыни?
– Авыл – авыл инде ул. Татарныкы, мариныкы, урысныкы дип бүлгәләргә кирәкмидер. Тегендә дә, монда да хорафатларга ышаналар, тегендә дә, монда да шул ук халык, дөрес, кечкенә искәрмә бар: кайдадыр күбрәк эшкә игътибар бирсәләр, кайдадыр айнымыйча эчәләр. Юк, татар авылы куркыныч, дип әйтергә теләмәдем мин – китапның каһарманнары гына курка ул аннан. Һәм бу аңлашыла да. Шәһәр кешесе авылдан курка инде, ә авыл кешесен шәһәр джунглилары шомландыра. Ахыр чиктә, «Куркытасың, ә мин курыкмыйм» гыйбарәсен чынбарлыктан һичкем алып атмады әле.
Мәскәү – синең шәһәрме? Ресурсиянең башкаласында син үзеңне ничек хис итәсең?
– Ияләштем. Беренче вакытта бик читен иде. Хәер, Чаллыдан соң Казанга да күнегә алмый интектем мин. Хәзер Мәскәү дә үз. Эшем – иң яхшы эш, балаларга монда ошый, кыскасы, без тормыштан канәгать.

Оригинал

Интервью исемлегенә кайту