«Убыр». Отзывы

«Ватаным Татарстан», 8 марта 2012

«Син бәхетле булгайнең…»

Татар мифларына нигезләнеп русча язылган «Убыр» әсәрен укыганнан соң

ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА

Ул китапны «буктрейлерын» (инглизчәдән тәрҗемәсе «куркыныч китап» дигәнне аңлата бугай) карагач эзләп таптым. Хәзер, китапны рекламалау өчен, аның эчтәлеге турында кызыклы видеоролик төшереп, укучы-тамашачыда кызыксыну уяталар. Шулай да, Наил Измайловның русча язылган «Убыр» повестена татарча эшләнгән видеоролик әллә ничек күңелгә ятмады.

Беренчедән, аның татарлыгы ташка үлчим булып чыкты. Кадр артындагы тавыш: «Син бәхетле булгайнең һәм ул вәгайнен шулай булгайнен», – дип сөйләп киткәч, башта бу нинди телдә соң, дип аптырап калдым. Ватык патефоннан чыккан «Ай, былбылым» көе безнеке булуга ишарәли иша­рәләвен. Теге тавыш: «Ичмаса, татарга бөтенесен коткарырга», – дип дәвам итә. Нәрсәдән коткарырга? Кемне коткарырга? Шул арада кадрлар алмашына. Коңгырт төстә шапшак киенгән татар карчыгы, черек тешләрен күрсәтеп, кемгәдер яный, пычак тоткан бандит абый-сеңелне куа, ут белән һавага рун хәрефләренә охшаш билгеләр төшергән янә бер татар карчыгы пәйда була, ике милиционер каһкаһәле авызын ера – берни дә аңлатмаган сурәтләр башны тәмам бутап, ачуны чыгара. Ичмасам, китабын укысам, аңлашылыр иде.

Китап «Книгуру» яшүсмерләр әдәбияты премиясенең «Милли бестселлер» номинациясендә җиңүгә дәгъва итә икән. Сүз уңаеннан, кызыксынучылар аны «Книгуру»ның сайтыннан табып укый ала. Дөресен генә әйткәндә, ул гадилеге һәм көндәлек тормыш белән башланып китүе аркасында үзенә җәлеп итә.

Төп каһарман Наилгә – 14, сеңлесе Диләгә 8 яшь. Аның нәсел-нәсәбе Лашман (икенче җирдә Лашманлык) авылыннан булган әтисе, яраткан әнисе (бер урында – Себердә, ахырда Буада туган дип күрсәтелә) бар. Бу гаиләдә русча сөйләшәләр, ара-тирә әйтелгән татарча җөм­ләләр, фразалар латин хәреф­ләре белән бирелгән. Сигезенче класста укыган Наил, нәкъ тормыштагыча, кайсы фәннән койрык та эләктерә, аны төзәтә дә, БДИга әзерләнә, бокска йөри, гитара чиртә һәм Интернетта утыра. Үз дөньясына чумган үсмер сеңлесенә әллә ни игътибар итми.

Әти-әнисе эченә убыр керү аркасында асылынган Маратны җирләргә авылга кайтып киткәч, барысы да үзгәрә. Иске татар зиратыннан алар башка кеше булып, дөресрәге, кешелеген җуеп кайта. Чөнки зиратта аларның да эчләренә убыр керә. Хәзер убыр алар белән идарә итә. Наил сеңлесе белән өйдән кача. Аның сеңлесен дә убыр ашарга мөм­кин икән.

Убыр китапта нинди генә формада бирелми. Баксаң, эченә убырны керткән әтисе әле дә аның белән көрәшә, каршы тора. Шуңа үч итеп убыр аның эчке әгъзаларын ашый. Әнисе исә рухи яктан көчсезрәк (улы әйтүенчә, ул татарчасын да оныткан), шуңа күрә убыр аның белән идарә итә.

Әнисенең кизәнүе, аның төнлә сеңлесе ятагына иелүе малайны куркыта. Наилнең коңгырт төстәге әби тарафыннан бастырылуы (буктрейлердагы бу әби, китаптан аңлашылганча, албасты булып чыкты), төн караңгылыгында зиратта адашып йөрүләре тәнне чымырдата. Китапта тагын бер убыр бар бит әле. Каһарманнар аның янына кеше ашаучы чучкалардан качып килеп керә. Бусы инде бичуралы урман йортында яши. Аның үз кавеменең элекке заманнарда дәү әни дип аталуы хакындагы бәяне китапка бераз аклык өсти өс­тәвен. Урманда яшәүче бу карчыкларга балигълык яшенә җиткән малайларны китергәннәр һәм алар яраннарның нинди дә булса сәләтен ачканнар. Тора-бара дәү әни сүзе гаиләгә күчкән, аларга исә убырлы карчык дигәне ябышып калган. Урман уртасындагы йортта, электричкада фантастик уйдырмалар бер-берсен алмаштырып кына тора. Хәтта ки автор бу куркыныч төштә үзе дә адашып калган сыман тоела. Автор малайның олыгаюы, аның яраткан кешеләре өчен генә түгел, чит кешеләр өчен дә җаваплылык хисен тоюын сурәтләгәндә, бик еш кына уйдырма сазлыгына төшеп бата. Бәлки дөнья кино прокатында әйдәп баручы «Гарри Потер», вампирлар турындагы «Сумерки» кинолары шулай тәэсир иткәндер аңа? Наил Измайлов та теге дөньяны, караңгылык затларын шулкадәр тәфсилләп сурәтли ки, бу хәтта ялыктыра да. Әмма бетеме яхшы: «Һәм без өйгә кайтып киттек».

Китап миллилеккә, иң яхшы балалар әдәбияты үрнәгенә дәгъва кыла бит әле. Миңа калса, монда фольклор фантазиягә алмашкан, миллилек… Каһарман исемнәренең татарча булуын миллилек дип санасаң гына инде.

Китап битараф калдырмый, анысы шиксез. Аны кат-кат искә төшерәсең, автор белән бә­хәсләшәсең. Күп кенә әдәби тәнкыйтьчеләр дә аңа карата фикерләрен белдерде. Аларда бер нәрсә уртак: китап куркыта. Әйтик, «Новый мир» басмасыннан Михаил Бутов: «Убыр» урыны белән сын катарлык дә­рәҗәдә куркыныч һәм тулаем саташулы төш буйлап сәяхәтне хәтерләтә», – дигән бәясен бирә. Әдәби күзәтүче Роман Арбитман да шушы ук фикерне куәтли: «Китапның көчле ягы – авторның өндә куркыныч төш атмосферасын тудыруы… аңны җуярлык куркыныч. Классик «Похитители тел» сюжеты безнең заманга яраклаштырылган һәм күпкә хәтәррәк сурәт­лән­гән».

«Албастылар» романы авторы Галимҗан Гыйльманов исә әсәрнең сюжеты белән тулаем килешмәвен белдерде: «Иң элек татар мифологиясендәге албасты образын ачыклап китик. Ул күбрәк шәүлә рәвешендә була, кеше кыяфәтенә керми. Агач рәвешендә булырга мөмкин. Аның төп бурычы кешене бастыру бит. Албастылар темасына минем дә кагылган бар. Әмма минем максат албастыны сурәтләү түгел, кешенең рухи албастылык сыйфатын күрсәтү иде. Мифик затларны тәфсилләп сурәтләү, вакыйгаларны зиратта куерту – бу инде фольклор түгел, күбрәк уйдырма. Фольклорда убыр беренче вариантта тискәре булмаган. Анысы белән килешәм. Убыр заты – изге урман заты. Әмма китапның, гомумән әдәбиятның куркытуга корылуы белән берничек тә килешә алмыйм. Сискәндерү, шом кертү моментлары булырга мөмкин әле. Алары да уйландырыр өчен генә. Курку иманны, кешелекне какшата. Авторга бу хакта күбрәк уйланырга һәм мифологияне ныклап өйрәнергә киңәш итәр идем».

Китап 1 марттан сатуга чыкты. Аны балалар әдәбияты бүлегеннән табып була. Миңа калса, аны зурлар әдәбияты китаплар янәшәсенә куярга кирәк иде. Әсәр 12-14 яшьлек баланың психикасына зыян китерергә дә бик мөмкин.

http://www.vatantat.ru/page69578.htm

Вернуться к описанию книги